news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре яңа сәламәтлек саклау министры алдында хисап тотты

Быел шәһәрнең тагын өч поликлиникасында үзгәртеп корулар булачак. Моның өчен республика программасы буенча 83,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

(Яшел Үзән, 30 март, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән медицина хезмәткәрләре ел саен үз эшләренә йомгак ясый. Бу аларга ирешелгәннәрне барларга, проблемаларны уртага салып хәл итәргә, киләчәккә планнар корырга ярдәм итә. Быелгы йомгаклау утырышында яңа гына билгеләнгән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та катнашты, дип яза җирле басма.

– Район халкы 500 кешегә артты, туучылар саны 2016 ел белән чагыштырганда 355 балага кимрәк туса да, – дип сөйләде үзенең чыгышында Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов. – Туучыларның кимүе якындагы елларда бала табу яшендәге хатын-кызлар кимүгә бәйле. Шуңа күрә бу дәүләт һәм региональ власть ягыннан да аерым игътибар таләп итә.

Үлем-китемнәр структурасында кан әйләнеше системасы авырулары алда бара (2017 елда – 51,5%, 2016 елда –56,5%). Районда аналар үлеме очраклары теркәлмәгән. Әмма узган елда үз-үзләренә кул салучылар һәм ВИЧ-инфекциядән үлүчеләр саны арткан.

– Суицидлар статистикасы оптимизм тудырмый, – дип сөйли баш табиб. – Аларны эчкечелек, депрессия, ялгызлык һәм башкалар китереп чыгара. Шуңа күрә быел безгә психиатрия һәм инфекцион хезмәткә аерым игътибар бирергә туры киләчәк. Суицидлар профилактикасы буенча программа эшләргә тәкъдим итәм, аеруча балалар һәм яшүсмерләр белән эшләргә кирәк.

2016 елда безнең районда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» һәм «Дустанә поликлиника – республика стандарты» пилот проектлары гамәлгә ашырыла башлагач, поликлиникалардагы каршылыклар бетерелгән. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен. Быел шәһәрнең тагын өч поликлиникасында үзгәртеп корулар булачак. Моның өчен республика программасы буенча 83,2 млн сум акча бүлеп бирелгән.

– Васильево һәм бу зонадагы авылларга аерым тукталам, – диде Илгиз Һидиятов коллегиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Яңа микрорайоннар төзелүгә бәйле рәвештә халык саны арта. Җәйге чорда – дачниклар. Васильево район дәваханәсенә киеренкелек нык арта. Нәтиҗәдә без халык ягыннан канәгатьсезлек табабыз. «Радужный» микрорайонында яңа поликлиника төзү турында республика президентына да мөрәҗәгать иттек.

Индикатив бәяләүләр буенча республика районнары арасында Яшел Үзән 14нче урында. 2016 ел белән чагыштырганда район үз күрсәткечләрен 11 позициягә яхшырткан. 2017 елда халыкның медицина хезмәтләреннән канәгатьләнү күрсәткече ОМС нәтиҗәләре буенча 64,3% тәшкил итсә, социаль-икътисади мониторинг буенча – 44,25%.
– Безнең төп бурыч – медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттырып, халыкта канәгатьсезлекне киметү, – диде баш табиб.

Районда алып барылган социологик сораштырулар буенча мәгълүмат биргән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Нуриева билгеләвенчә, 2012 елдан башлап 13 ФАП төзелсә һәм бу программа үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәтсә дә, авылда яшәүчеләргә барыбер шәһәргә барырга туры килә. Нәтиҗәдә ул халык арасында канәгатьсезлек тудыра.

5 ел дәвамында уздырылган социологик тикшерүләргә (барлыгы 5 мең кеше сораштырылган) караганда, район халкы сәламәтлек саклауны иң проблемалы өлкәгә керткән. Болар нигездә авыруларга тупас караш, табиб кадрларының җитешмәве, участок терапевтларының һәм белгечләрнең начар хезмәт күрсәтүе.

Шунысы да кызыклы, социаль челтәрләрдә: «Сәламәтлек саклау министрына һәм баш табибка нинди сорау бирер идегез?» – дигән тема 100дән артык сорау һәм 800 тирәсе «лайк» җыйган. Болардан шундый ситуация туа: рәсми дәгъвалар юк, ә социаль сораштырулар киресен күрсәтә.

– Сезнең республика буенча ундүртенче урында торуыгызны мин җитди кабул итә алмыйм, – диде министр Марат Садыйков. – Сез беренче топ унлыкта булырга тиеш, югыйсә. Районда аналар үлеме булмау – бик яхшы күрсәткеч, әмма балалар арасында үлем очракларын киметү өстендә эшләргә кирәк.

Министр предприятиеләрдә профосмотрларның бары тик район үзәк дәваханәсе аша уздырырга кирәклегенә дә басым ясады. Әлбәттә, частниклар конкуренция тудырса да, бу мәсьәләне хәл итәргә була.

– Киләчәктә медицина учреждениеләрендә бер генә яңа җиһаз да, белгечләр булмаса, куелмаячак. Бер ел ярымнан бу нәкъ шулай булачак. Сезнең эшегезне канәгатьләнерлек дип танысам да, сезгә амбициоз бурычлар куям. Шуңа күрә сезне мин бары беренче бишлектә генә күрәм. Килештекме?! – дип сүзен тәмамлады министр.

Коллегия эшендә катнашкан муниципаль район башлыгы Александр Тыгин:

– Медицина хезмәткәрләре өчен 79 фатирлы йорт төзиячәкбез һәм ул кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә булышачак дип уйлыйм, – диде. – Бу, әлбәттә, медицина өлкәсендәге киеренкелекне киметәчәк. Районда узган җыеннарда медицинага кагылышлы сораулар бар. Дөрес, алар Норлат ягында бик аз. Әмма соңгы вакытта Васильево зонасында күбәйде. Халык рәсми дәгъва белдермәгән очракта да, үз сүзен әйтә.

Медсовет намуслы хезмәтләре белән аерылып торган хезмәткәрләргә ТР сәламәтлек саклау министрының, район башлыгының һәм район үзәк дәваханәсе баш табибының Мактау грамотларын тапшыру белән тәмамланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100