news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән мәктәпләрендә Парламент дәресе узды

Район башлыгы БДИны 100 баллга тапшырам дип вәгъдә бирүчегә ipad вәгъдә итте.

(Яшел Үзән, 18 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Узган атнада Яшел Үзән мәктәпләрендә дә тугызынчы тапкыр Парламент дәресе узды, дип яза районның "Яшел Үзән" газетасы.

Алдагы елларда сәяси дәрес «Законнар кайда туа?», «Татарстан символлары» һәм башка темаларга уздырылган булса, быел исә «Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем» дигән исем астында узды. Стратегиянең үзәгендә – заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы.

Мәктәп укучылары Татарстанның, туган шәһәрләре Яшел Үзәннең социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә ала соң? Бу хакта шәһәрнең XI сыйныф укучылары район башлыгы Александр Тыгин белән фикер алышу өчен 3нче гимназиягә җыелды.

– Хакимиятнең генә түгел, һәркемнең үз стратегиясе булырга мөмкин. Шәхси стратегия һәр кешедә бар ул. Яхшы уку, мәктәпне тәмамлау, белем алуны дәвам итү. Мәктәпнең дә үз стратегиясе, мәсәлән, тирә-юнен төзекләндерү, яшелләндерү. Һәм 2030 стратегиясе һәрбарчагызга да кагылачак, – дип сүзен башлады район башлыгы.

Яшел Үзән 300 моношәһәрләр исемлегенә кергән. Башлык фикеренчә, биредә икътисади эшчәнлек алып бару өчен уңай шартлар булса, ике эре предприятиегә, ягъни оборона заказларына бәйле булуыбыз эшсез калу куркынычын тудыра. Шуңа да яңа эш урыннары булдыру, башка юнәлештә хезмәт итү кирәк. Монда Зөя Мультимодаль логистика үзәге күздә тотыла. Юрист, икъдисадчыдан азрак читләшеп, инженер һөнәренә өстенлек бирергә кирәк.

Парламент дәресе ахырында укучылар кызыксындырган сорауларын бирде.

– 2017 ел бюджетында яшьләр өчен акча каралганмы?

– Җитди сорау бу. Бюджет без теләгәнчә зур түгел. Узган ел булган сумманың 1,5 миллиардын сезгә сарыф иттек. 30 млн сум җәйге лагерьларны тоту өчен кирәк. Кечкенә булмаган чыгымнар бихисап. Шуңа да төрле ярышларга бару өчен әти-әниләр үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр. Бу мине бик тә борчый. Сорауны хәл итәргә тырышырбыз.

– Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән сөйләм теле буенча да имтихан тапшырачак һәм ул укучыны тагын да ныграк ачарга ярдәм итәчәк икән. Бу уңайдан сезнең фикерне ишетәсе килә иде.

– Заманында Совет юристларына риторика дигән фән керә иде. Үз фикереңне аңлаешлы, төгәл итеп әйтеп бирү өчен кирәк ул. Шәп идея дип уйлыйм. Һәм сорау бирүегезгә карап, сез аны уңышлы тапшырырсыз дип ышанам.

– Табиб буласым килә. Бездә нинди эш урыннары бар?

– Әле күптән түгел ТР сәламәтлек саклау министры белән очраштым. Яшел Үзәндә 62 табиб җитми, аеруча тар белгечләр. Белем алуы гына бик кыйммәт, Чабаксар шәһәрендә арзанрак диләр.

Укучыларның якты киләчәккә реаль планнар белән каравы сөендерә. Берәүләр эш урыннары белән кызыксынса, икенчеләр торак мәсьәләсен кайгырта. Яшьләребезнең белем алып, әти-әни җилкәсендә утырмыйча, үз куышларын булдырырга хыялланулары, әлбәттә, уңай күренеш, диелә район хәбәрендә.

Александр Тыгин укучыларга БДИны уңышлы тапшырып, теләкләренә ирешүен һәм туган шәһәрләренә әйләнеп кайтуларын теләде. Ә кем бүген БДИны 100 баллга тапшырам дип вәгъдә бирә, шуңа ipad бүләк итәчәкмен!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100