Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән һәлакәтенең корбаны бар
«БМВ 525» белән «ВАЗ-2107» автомобильләре капма-каршы бәрелешкән
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә сәгать иртәнге 8.30да Казан – Яшел Үзән юлының 38 нче чакрымында 1988 елгы кеше идарә иткән «БМВ 525» автомобиле каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм «ВАЗ-2107»гә килеп бәрелгән. Фаразлар буенча, чит ил машинасы рулендәгесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмаган, бәрелү нәтиҗәсендә җәрәхәтләнсә дә, хастаханәгә барудан баш тарткан. «Җиделе» белән идарә иткән 1987 елгы зат исә, күп санлы җәрәхәтләр белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә озатылган, 1979 елгы пассажиры һәлакәт урынында җан биргән, дип хәбәр итә республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге.
Шул рәвешле, гыйнварның 28 көнендә республика юлларында булган һәлакәтләр инде 314кә җитте, транспорт катнашындагы һәлакәтләрдә үлүчеләр – 34, имгәнүче, җәрәхәтләнүчеләр – 417.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз