news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән кораблары Дубай суларында йөзәчәк

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы"нда зур вакыйга булды – А145Е проекты белән төзелүче ике тизйөрешле пассажир судносына нигез салынды.

(Яшел Үзән, 21 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Алия Гаязова). Татарстанның «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда зур вакыйга булды – А145Е проекты белән төзелүче ике тизйөрешле пассажир судносына нигез салынды, дип хәбәр итә җирле басма. 

Тизйөрешле, уңайлы судно Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ARJ Holding компаниясе заказы буенча төзеләчәк. Контрактка 19 майда Kazansummit 2017 форумында кул куелган була.

Митингны ачу тантанасында «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов горькийлыларны бәйрәм белән котлап, ТР хөкүмәтенә, заказчиклар компаниясе вәкилләренә, «Ак Барс» холдинг компания­се җитәкчелегенә иҗади хезмәт итәргә мөмкинлек тудырган өчен, рәхмәтен белдерде.

А145 «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»ның икенче пары булачак. Бүгенге көндә инде ике тиз­йөрешле пассажир судносы Ямал-Ненец автономияле округында үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Судноның дизайны, интерьеры заманча һәм пассажирларны йөртү өчен барлык таләпләргә дә туры килә. А145 проектлы судно заводта 2010 елдан бирле төзелә.

Заводның генераль директоры Ренат Мистахов сөйләвенчә, Гарәп Әмирлекләренең А145е Ямал-Ненецныкыннан нык аерылмый.

– Суыту җайланмалары гына күбрәк һәм алар артык көчле, климаты – үзенчәлек­ле. Шуңа да дизель-генераторын һәм двигательнең суыту системасын алыштырдык. Ә корпусы аерылмый да диярлек, – дип сөйли директор.

Заводның ARJ Holding компаниясеннән төзелешкә аванс алуы да билгеле булды. Бу бай илне А145 нәрсәсе белән җәлеп иткән соң? Петербургның «Агат дизайн бюро» һәм Горький заводы продукты 150гә якын кешене йөртә ала. Салоннары җайлы, конструкциянең үзенчәлекле булу сәбәпле артык селкетми. Монысы диңгез авыруы белән интегүчеләргә аеруча кулай. Әлеге проектның яхшы сыналуы да роль уйнамый калмагандыр. Чөнки Россиядә генә дә шушындый тугандаш 5 судно яхшы эшләп килә. А45 – Ленада, ә дүрт А45-1 – Енисейда.

Завод директоры сүзләренә караганда, теп­лоходларны Абу-Даби һәм Дубай суларында декабрьдә күреп булачак. Шулай тиз төзеләме дип гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки бу чара тантаналы төстә корабка нигез салу иде, чынлыкта ул 2015 елда ук төзелә башлаган. Әлбәттә, әлеге компания белән хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип ышанасы килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100