news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән кешесе прокатка алган велосипедларны саткан

Ир гаебен таныган һәм аны кулга алганнар.

(Яшел Үзән, 26 май, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзәндә яшәүче 54 яшьлек ир акча табу юлын бик оста уйлап чыгарган. Прокатка алган велосипедларны арзан бәягә сатып җибәргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Прокурор ярдәмчесе Татьяна Николаева аңлатуынча, бу ир кеше акча мәсьәләсендә бик аптырап тормаган. Прокат пунктына барып, үзенең паспорты буенча 6 мең һәм 7 мең сумлык ике велосипед алган. Берүзенә ике велосипед алган ир-ат, аларны шул ук көнне сатып та җибәргән.

Ул исерек килеш алты меңлекне 3 мең сумга, җиде меңлеген 2 мең сумга биргән. Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәргә 13 мең сумлык зыян китергән.  

Ир гаебен таныган һәм аны кулга алганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100