news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә өйрәнүләр оештырылды

Өйрәнүләрнең максаты - практик осталыкны камилләштерү, ди Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе.

(Яшел Үзән, 27 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Резидә Йосыпова). Ике пассажир утырткан автомобиль тизлекне арттырып юл кырыена чыккан һәм яртылаш боз астына киткән. Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүендә оештырылган тактик өйрәнүләр темасы  шундый иде, дип яза җирле басма.

Мондый хәлләр килеп чыкканда эш алгоритмы төгәл һәм һәр вак-төягенә кадәр уйланылган. Боз кичүе җитәкчесе вакыйга турында Яшел Үзән муниципаль районы Бердәм кизү тору диспетчерлык үзәгенә (ЕДДС) хәбәр итүгә оператив кизү торучы аны ашыгыч ярдәм хезмәтләренә җибәрә. Вакыйга чыккан урынга  Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды бүлекчәләре, медицина ярдәме күрсәтү бригадасы хезмәткәрләре чыга. Әлбәттә, беренче чиратта ярдәмне боз кичүе хезмәткәрләре күрсәтә: кул астындагы җайланмалар белән транспорт чарасын боз астына китмәсен өчен фиксацияли, трос белән тракторга беркетә. Кар машинасында 52нче янгын-коткару часте кизү торучылары килеп җитүгә автомобиль салоныннан кешеләр чыгарыла. Аларны носилкаларда, махсус чаналарда һәм кар машиналарында яр буена чыгаралар һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыралар.

– Мондый өйрәнүләр, һичшиксез, бик кирәк, – дип аңлата боз кичүе өчен җаваплы Рәүф Миңнуллин. – Боз кичүендә кешеләр беренче елын гына эшләми, тәҗрибәлеләр. Әмма тренировкалар комачауламый.

– Төп максатыбыз, коткару хезмәтләрен әзерләү, практик осталыкны камилләштерү булып тора, ди Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев.

Өйрәнүләрнең икенче этабында «Кар машинасы-2018» операциясе уздырылып, рейд барышында кар машиналарының техник торышы тикшерелде. Нәтиҗәдә ике кешегә беркетмә төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100