Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән көрәшчесе Фирдүс Зәйнуллин Россия чемпионатында икенче урын алды
Оештыручылар җиңүче команданы ачыклап тормаса да, Татарстан көрәшчеләре үзләренең илдә көчле команда булуын раслады.
(Яшел Үзән, 29 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Күптән түгел Тольятти шәһәрендә милли көрәш буенча бик зур, киеренке һәм җаваплы ярыш - Россия чемпионаты булды. Анда, оештыручылар җиңүче команданы ачыклап тормаса да, Татарстан көрәшчеләре үзләренең илдә көчле команда һәм Россиянең данлыклы көрәшчеләренең җитди көндәше булуын раслады, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” газетасы.
Республика данын яулаучылар арасында Яшел Үзәннән соңгы елларда районның баш батыры булган, республика күләмендәге ярышларда җиңү яулаган Фирдүс Зәйнуллин да бар иде. Фирдүс һәрвакыт иң авыр үлчәүдәге көндәшләре белән көрәшә. Бу категория көрәшчеләрдән аеруча зур җаваплылык һәм нык әзерлек таләп итә. Юкка гына Сабан туйларында баш батырны шулар арасыннан сайлап алмыйлар лабаса - чын пәһлеваннар алар. Бу юлы Фирдүс, Ульяновск көрәшчесе Сергей Павликка гына бирешеп, II урынны яулаган. Ярышның дәрәҗәсен исәпләгәндә, II урын да зур җиңү!
Спорт булгач, җиңү белән җиңелүләр бергә үрелеп бара. Фирдүс бу юлы беренче позициядә калмавына нәтиҗә ясап, икенчесенә тагын да ныграк әзерләнеп барачак.

Тольяттида узган бу ярышта җиңүче көрәш осталарына бүләкләр дә саллы гына булган. Чемпионнарга – 100 мең сум, икенче урын алган көрәшчеләргә – 60 мең, ә өченче урынга - 40 мең сум акча.
Якташыбызны җиңүе белән котлап, аңа алдагы ярышларда уңышлар телибез, диелгән Яшел Үзән районы газетасында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз