Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән хоккейчылары Краснодар краенда Бердәмлек кубогын алды
Ярышларда Краснодар крае, Татарстан һәм Беларусьтан 12 команда катнашты.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Краснодар краеның Крымск шәһәрендә чирәмдә хоккей буенча Бердәмлек кубогында Яшел Үзәннең Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең «Динамо» командасы (тренеры Людмила Юшкова) җиңде. Бу турыда «Новости Зеленодольска» газетасы яза.
Ярышларда Краснодар крае, Татарстан һәм Беларусьтан 12 команда катнашты. Өлкән төркемдәге кызлар алтын, ә кече төркемдәгеләр бронза медальгә ия булдылар.

Яшел Үзән спортчылары ярышларда катнашу, тренировкалар белән бергә Крымск, Анапа һәм Новороссийск комлыкларында ял да иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз