news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән хатын-кызлары онколог-маммологларда бушлай тикшерелә алачак

Табиблар 13 августта кабул итәчәк.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Яшел Үзәндә 13 августта #ЯПРОШЛА акциясе уза. Анда хатын-кызлары онколог-маммологларда бушлай тикшерелә алачак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

#ЯПРОШЛА " акциясе хатын-кызларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм даими рәвештә тикшерелергә өндәргә тиеш. Сөт бизенең яман шеше хатын-кызлар арасында барлык онкология авырулары арасында беренче урында тора. Авыру вакытында табылса (I-II стадияләрдә), ул 90-95 процентта дәваланырга мөмкин.

Акция "Авангард" спорткомплексында узачак. Табибка керү өчен урында талоннар алырга кирәк, аларны 10.00 сәгатьтән 15.30 га кадәр бирәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100