Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән халкы “Әни-әтиләрне һәм туганнарыңны яздыр” акцияләрендә актив катнаша
Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин күпбалалы гаиләләрне "Зеленодольская правда" һәм «Яшел Үзән» газеталарына яздырды.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-Информ”, “Новости Зеленодольска”, Вика Ксенина). Яшел Үзән халкы арасында #Әни-әтиләрне яздыр һәм #туганнарыңны яздыр акциясенә кушылучылар саны арта, дип хәбәр итә zpravda.ru.
“Татмедиа” акциясе турыда мәгълүматны Яшел Үзәннең барлык матбугат чаралары да ирештергән. Акциягә беренче итеп Яшел Үзән районы башлыгы Александр Васильевич Тыгин кушылган, ул күп балалы 25 гаиләне "Зеленодольская правда" һәм тагын 25ен «Яшел Үзән» газеталарына яздырган. Яшел Үзән проектлау-конструкторлык бюросы генераль директоры Виталий Волков 2 инвалид баланың әниләрен газетага яздырган.
Тарихы бай булган “Зеленодольская правда” газетасына Яшел Үзән муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Эльза Кадникова да яздырган. “Минем әни-әтиләр Васильево бистәсендә яши, үземне хәтерләгәннән бирле алар әлеге басманы укый, - диде Эльза Ренатовна. — Газета чыннан да кызыклы, шәһәрнең һәм районның барлык проблемалары монда чагылыш таба. Һәр номерында безнең шәһәр кешеләре – бүген заман каһарманнары, патриотлары турында материаллар урнаштыруы да бик мөһим. Мин Әниләр көненә үземнем туганнарыма бүләк итеп аларны яраткан газеталарына яздырдым”.
Әниләр көне алдыннан үткән эшлекле дүшәмбедә инвалид балаларның әниләрен газатага яздырырга теләүчеләр күп булган. Сүз уңаеннан, эшлекле дүшәмбедә журналистлар шәһәр һәм район хакимиятенә Яшел Үзән әниләре турында фильм да тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз