Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән хакимиятендә ташламалардан файдаланучыларны дару белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алыштылар
Яшел Үзән хакимиятендә ташламалардан файдаланучыларны дару белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алыштылар
(Яшел Үзән, 24 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Демченко). Бүген Яшел Үзән хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесенең сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Ирина Никифорова, 65нче үзәк даруханә җитәкчесе Марина Егармина һәм шәһәр хастаханәләре баш табиблары катнашында киңәшмә узды. Биредә сүз федераль ташламалардан файдаланучыларны дару белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алышынды.
Дарулар исемлеге үзгәртелү һәм кыскартылуга бәйле рәвештә күп авырулар үзләренә кирәкле медикаментларны ала алмый. Бүгенге көндә шәһәрнең үзәк даруханәсе барлык заказларның 10-15 процентын гына тәэмин итә ала. 74 ташламалы рецепт гарантияле хезмәт күрсәтүдә. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен заказларны препаратлар булу турындагы республика мәгълүматлары буенча ясарга тәкъдим ителгән. М.Егармина сүзләренчә, мондый заказлар ике көн дәвамында үтәлә һәм авыруларны дарулар белән тизрәк тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Ташламалардан файдаланучыларның даруларны вакытында алмавының тагын бер сәбәбе – медицина хезмәткәрләренең рецепт бланкларын дөрес тутырмавы. Шәһәр хастахәнәләренең баш табиблары сүзләренчә, бу юнәлештә инде эшләр башланган, яңа хезмәткәрләр өйрәтелә. Ә авыруларга җайлы булсын өчен, киләчәктә хастаханәләр рецептларны махсус компьютер программасы ярдәмендә язачак, ә биредә инде хаталар калмый диярлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз