news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән фермерлары халыкны үзләренә бәрәңге җыеп алырга чакыра

Бәрәңгене трактор чыгара, ә кирәк әйберләрне – чиләк һәм капчыкларны үзегез белән алып килергә кирәк.

Яшел Үзән фермерлары халыкны үзләренә бәрәңге җыеп алырга чакыра
архив

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Яшел Үзән районы фермерлары бу якшәмбедә дә, 6 октябрьдә, теләүчеләрне үзләре өчен бәрәңге җыярга чакыра.  Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яшел Үзән районында «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә сигез гектар җирдә кешеләргә үзләре өчен бәрәңге җыеп алу  мөмкинлеге һәм моның өчен кирәкле техника бирелә. Җыелу урыны: Яшел Үзән шәһәренә кергәндәге стелла янында 10.00 сәгатьтә. Бәрәңгене трактор чыгара, ә кирәк әйберләрне – чиләк һәм капчыкларны үзегез белән алып килегез, диелә хәбәрдә.

КФХ башлыклары Борис Комиссаров һәм Сергей Положенцев шундый мохтаҗларга быел «Овощевод» ҖЧҖ территориясендә үзләре үстергән бәрәңге белән ярдәм итәргә теләк бедергән. Алар сигез гектар җирдә кешеләрнең үзләре өчен бәрәңге җыю мөмкинлеге һәм моның өчен кирәкле техника да бирә.

29 сентябрьдә Яшел Үзән районы советы каршындагы Яшьләр парламентыннан егетләр-кызлар, 15 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары, ЗМК, КФУ студентлары җәмәгатьчелек белән бергә 1,5 тонна бәрәңге җыйган. Бушлай бәрәңге беренче чиратта өйдә социаль хезмәт күрсәтелә, начар хәрәкәтләнә һәм аз керемле кешеләргә таратылган.

“Гомумән алганда, бәрәңге җыярга барлык кешене дә, үзләренең бәрәңге уңышы начар булганнарны да чакырдык, - ди фермерлар. – Алар “икенче икмәкне” үзләре өчен җыйдылар. Без бу кырны, хәлле-хәлсезгә карамастан, бәрәңге кирәк булган бар кешегә тапшырдык. Теләүчеләр килеп җыя алалар. Иң мөһиме, салкыннар башланганчы җыеп бетерергә кирәк".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100