Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән экологлары шәһәрнең чисталыгы өчен прокуратура белән бергә көрәшә
Яшел Үзән экологлары шәһәрнең чисталыгы өчен прокуратура белән бергә көрәшә
(Яшел Үзән, 18 апрель, “Татар-информ”, Наталия Фролова). Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы шәһәр һәм районның 27 предприятиесендә җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе буенча тикшерү үткәрде. Яшел Үзән прокуроры урынбасары Нурия Хәмидуллина сүзләренә караганда, әлеге предприятиеләрнең барысында да 2007 елда чүп-чарны чыгару буенча килешүләр төзелмәгән.
Закон бозучылар арасында “Меган”, “Татарстан почтасы”, “Наско Татарстан”, “РОСС”, “Свияга” предприятиеләре, “Елена” матурлык салоны, шәхси эшкуарлар Хәсәнов, Кузнецов, Матвеев һәм башкалар бар.
Нурия Хәмидуллина әйтүенчә, бүгенге көндә Яшел Үзән шәһәр судына 33 дәгъва гаризасы тапшырылган. Алар, РФ гражданлык процессуаль Кодексы нигезендә, җитәкчеләрне көнкүреш калдыкларын чыгару урыннарын экология һәм табигатьне саклау законнары нормаларына туры китерергә мәҗбүр итәчәк. Шунысын да искәртик, кайбер җитәкчеләр суд алдыннан ук каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төзергә ашыкты.
Яшел Үзән предприятиеләре һәм оешмаларын җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру буенча экология законнарын үтәү җәһәтеннән тикшерү эшләре дәвам итә. Анда Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы белән берлектә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсенең Яшел Үзәндәге бүлеге белгечләре дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз