Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән егетләре – Россия җыелма командасында
Җиңүчеләр 16 – 17 майда Краснодарда узачак финал этабында сынашачак.
(Яшел Үзән, 11 февраль, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). 1сеннән 3 февральгә кадәр Казанда «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia) региональ чемпионаты булып узды. Яшел Үзән шәһәренең булдыклы яшь һөнәр ияләре дә читтә калмады һәм үзләренең осталыкларын күрсәтеп, бәйгенең ярымфиналында катнашу өчен көч сынашты, дип яза "Яшел Үзән" газетасы.
Алар – базасында ресурслар үзәге булган Яшел Үзән механика көллияте студентлары. Конкурс номинацияләренә («Сәнәгатьтә робот техникасы», «Җитештерүдә команда хезмәте», «Санлы программалы идарә станокларында токарь эшләре», «Санлы программалы идарә станокларында фрезер эшләре», «Сәнәгатьтә автоматика», «Бизнес өчен программалы чишелешләре») һәм биремнәрнең катлаулы булуын исәпкә алып, катнашучыларга ни дәрәҗәдә тирләргә туры килүен күз алдына китерергә була.
Механика көллияте командасында бердәнбер кыз да бар. Ольга Калупаева, беренче карашка нәфис затка бөтенләй туры килми торган номинация – «Санлы программалы идарә станокларында фрезер эшләре»ндә ярыша. Тик хәзерге заманда андый хезмәтләрне дә башың эшләгәндә башкарасы авыр түгел – кнопка һәм компьютер заманы бит. Аның турында кураторы горурланып: «Ул безнең командада, димәк, ул биредә булмаганнардан көчлерәк!» – ди.
«Сәнәгатьтә автоматика» номинациясендә I урынга лаек булган III курс студенты Никита Краснов кичерешләрнең чынлап та дулкынландыргыч булуын яшерми:
– Авыр һәм катлаулы булды. Станок җыйдык: беренче көнне монтажлау, җыю, икенче көн – компьютер аркылы программалаштыру, өченче көн – эшләнеп бетмәгән вак-төякләрне һәм җитешсезлекләрне тикшереп узды. Ясаган җиһазыбызны мини завод дип әйтергә була, чөнки ул идарә итү җайланмасы.
Әлеге уку йортын шәһәребезнең Серго исемендәге заводы өлешчә кирәк булган җиһазлар белән тәэмин итә. WorldSkills бәйгесендә катнашучы студентлар бу оешмада яхшы хезмәт хакы белән стажировка узачаклар. Региональ чемпионатта, шулай ук шәһәребезнең Горький исемендәге завод патронажлыгында катнашып җиңү яулаучылар да бар. Алар – заводның укыту үзәгендә эретеп ябыштыручы осталыгына өйрәнүчеләр – механика көллияте студенты Вячеслав Чикелев һәм КАИның Яшел Үзән филиалы студенты Булат Бикмуллин. «Эретеп ябыштыру технологияләре» номинациясендә Булат Бикмуллин җиңде һәм ул WorldSkills Russia Милли чемпионатның йомгаклау этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Җиңүчеләр 16 – 17 майда Краснодарда финал этабында үзләрен чын һөнәр осталары итеп күрсәтәчәкләренә ышанабыз, диелә "Яшел Үзән" газетасы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз