Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән егете «Яшь һөнәрчеләр» өлкә чемпионатында призлы урынга лаек булды
Анда 91 һөнәри компетенция буенча 16-22 яшьлек 800 дән артык конкурсант һәм 764 эксперт катнашты.
(Яшел Үзән, 8 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). 29-30 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы – 2017-2018 «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia) өлкә чемпионатының ябылу тантанасы булды. Призлы урынга лаек булып бүләкләнүчеләр арасында Яшел Үзән егете Эльмир Гыйсмәтуллин да бар, дип яза җирле басма.
Анда 91 һөнәри компетенция буенча 16-22 яшьлек 800 дән артык конкурсант һәм 764 эксперт катнашты. Мондый күләм белән бер регион да мактана алмый, хәтта агымдагы елның май аенда Краснодарда узган милли чемпионат та алай масштаблы булмаган иде. Ярышларда шулай ук, 14-16 яшьлек 131 яшүсмер «ВорлдСкиллс Юниор» (WorldSkills Junior) стандартлары буенча көч сынашты. Югары күрсәткечләргә ирешкән ике йөздән артык конкурсант һәм илледән артык «юниор» лаеклы бүләкләнде. Сәнәгать компетенцияләре буенча өлкә чемпионаты бәйгесе 6-8 декабрьдә узачак. Нәтиҗәләр буенча, «Яшь һөнәрчеләр» милли финал чемпионатында 2018 елда Көньяк Сахалинскида федераль сайлап алу ярышларында көч сынашу өчен иң-иң шәп катнашучылар билгеләнеп, сайлап алыначак.
Әмма Эльмир кебек, шундый җитди һәм конкурентлык зур булган бәйгегә нибары ике ай әзерләнеп һәм беренче тапкыр катнашуда ук пьедесталның беренче баскычына менеп басу бәхете бик сирәкләргә эләгә торган уңыш. Афәрин! Ул үз юнәлеше буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы. Алда февраль һәм Чабаксарда узачак Россия командасына эләгү өчен сайлап алу турлары. Аның сәләтле, максатчан һәм тырышлыгы нәтиҗәсе күз алдыбызда, ә очрашып сөйләшкәч шул сыйфатлары өстенә әле бик тәрбияле егет булуы аңа карата соклануыбызны тагын да арттырды.
– Эльмир, чемпионат синдә нинди тәэсир калдырды? Дулкынландыңмы?
– Әлбәттә, дулкынландым. Бирем бик төгәллекне таләп итә торган, һәр миллиметр исәптә, дияргә була. Иркенләп әзерләнергә вакыт та әз булды, дәресләрдән соң калып бик күп эшләргә туры килде. Беренче урын алуыма мин бик канәгать. Бу бәйгегә әзерләгән остазлар Сергей Жучков һәм узган чемпионат җиңүчесе Никита Красновның ышанычларын аклавыма, тырышлыкларыбызның бушка китмәвенә мин бик шат.
– WorldSkillsка, гомумән, карашың ничек? Кирәкме ул?
–Кирәк дип уйлыйм. Беренчедән, җәмгыятьтә икенче сорт буларак кабул ителүче һөнәрчеләрнең дәрәҗәсен тиешле урынга күтәрә. Икенчедән, яшьләргә яңа мөмкинлекләр, киңлекләр ачыла. Аның уңай якларын бик күп санап китәргә мөмкин. Алдынгы карашлы, позитив төрле һөнәр ияләре, төрле кызыклы кешеләр белән аралашасың. Миңа бик ошады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз