news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән егете халыкара класслы спорт остасы исемен алды

Спортчы Васильево бистәсеннән, Казан төзүчеләр университетында магистратурада укый.

(Яшел Үзән, 26 октябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Яшел Үзән каратисты Марсель Гайнетдинов халыкара класслы спорт остасы исемен алды, дип яза җирле басма.

РФ Спорт министрлыгы әлеге исемне Марсельгә быел Нидерландиядә Европа Кубогын отканнан соң бирде. Спортчы Васильево бистәсеннән, Казан төзүчеләр университетында магистратурада укый. Каратэ белән 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә остазы Ралиф Шәрәфиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot