news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән ди-джейлары үз сайтларын тәкъдир итте

Яшел Үзән ди-джейлары үз сайтларын тәкъдир итте

(Яшел Үзән, 6 март, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Шушы көннәрдә “Крылья” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Яшел Үзән ди-джейларының сайтын тәкъдир итү үткәрелде. Яшь һәм талантлы дүрт егет «Q» (QUADRO) лейблы астында берләшеп, үз сайтларын ачарга карар кылды. Хәзер шәһәрнең клуб тормышы һәм, аерым алганда, әлеге ди-джейларның иҗаты белән кызыксынган Яшел Үзәннең һәр кешесе аларның сайтына кереп, анда якын көннәрдә узачак кичәләр һәм чаралар турында мәгълүмат, соңгы фотосурәтләр һәм хәтта егетләрнең чыгышына ташлама тәкъдим итүче флаерлар таба ала.

Проектта катнашучыларның берсе Павел Пергман сүзләренә караганда, аларның берләшүе шәһәрдә клуб мәдәниятен тагын да иҗадирак үстерергә мөмкинлек биргән, Яшел Үзән ди-джейларының хәтта Яшел Үзәндә генә түгел, Казанда да таныш иң яхшы сетлары кергән тәүге компакт-дисклары дөнья күргән.

Тәкъдир итү кичәсендә чарага килгән беренче 30 кеше бүләккә дисклар алды. Кичә вакытында оештырылган фото-сессия Яшел Үзән тамашачылары өчен тагын бер күңелле яңалык булды. Шуннан соң барлык фотосурәтләр дә яңа тәкъдир ителгән сайтта урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot