Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән чаңгычысы Андрей Ларьков "Тур де Ски" ярышларында икенче урын яулады
Бүген күпкөнлек ярышларның төп җиңүчесе ачыклана.
(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Бүген – 7 гыйнварда чаңгыда узышу буенча “Тур де Ски” күпкөнлек ярышларының төп җиңүчесе ачыклана. Чаңгычылар 9 чакрым озынлыктагы тауга менүдә көч сынаша.
Кичә чаңгычылар Италиядә (Валь-ди-Фьемме) “Тур де Ски”да масс-стартта җиңүчене ачыклады. Классик ысул белән 15 чакрым арага узышта Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Казахстан спортчысы Алексей Полтораниннан 0,4 секундка гына калышып финишка икенче булып килде. Өченче урында – Канада чаңгычысы Алекс Харви. Ул җиңүчедән 0,9 секундка артта калды.
Хәлиткеч узышлар ир-егетләр арасында бүген 16.30 сәгатьтә башлана. Андрей Ларьков гомуми беренчелектә 12 нче урында бара. Ул лидердан – Швейцария чаңгычысы Дарио Колоньядан 3:04.7 минутка калыша.

Ярышлар 30 декабрьдә старт алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз