Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзән беренче икмәк пешерү заводы бүләкле урынны алды
Икмәкләр тышкы күренеше, йомшагының сыйфаты, исе һәм тәме буенча җентекләп тикшерелде.
(Яшел Үзән, 28 июль, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе экспертлары (алар арасында контроль органы, продуктлар җитештерү хезмәткәрләре, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм сыйфат өлкәсе специалистлары) «Нарезной» ак күмәчен, «Сельский» һәм «Дарницкий» сортларын җитештерүче иң зур предприятиеләрнең продукцияләренә бәя бирде. Барлыгы 16 үрнәк тышкы күренеше, йомшагының сыйфаты, исе һәм тәме буенча җентекләп тикшерелде, дип яза җирле басма.
Әлбәттә, барысы да гадел булсын өчен, алар өстәлгә исемсез килеш, жюри хозурына бары тик саннар белән генә билгеләнеп тапшырылды. Экспертлар икмәкне иснәп тә, уып та һәм күзәнәклелеген яктылыкка куеп та, озаклап тәмен дә татып караганнан соң гына үзләренең бәяләрен бирде һәм Яшел Үзәннең 1нче номерлы икмәк пешерү заводының «Дарницкий» белән «Сельский» сортлары иң сыйфатлы, җиренә җиткереп пешерелгән, дип табылып, I урынга лаек булды. «Нарезной» күмәче, бары тик бер адымга калышып, II урынны яулады.
– Әлбәттә заводның уңышлы казанышлары – биредә хезмәт итүчеләрнең зур тырышлыгы һәм үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкару нәтиҗәсе. Бик зур рәхмәт аларга! Һәммәбез халык мәнфәгатьләрен исәпкә алып, кибет киштәләрендә алар яраткан икмәк төрләре булып торсын, дип эшлибез. Җитештергән продукцияләребезнең бәйгеләрдә югары бәя алуы – кулланучыларыбыз алдында безнең йөз аклыгы да. Бу – без пешергән икмәкнең югары сыйфатлы булуын исбатлау, – ди 1нче номерлы икмәк пешерү заводы генераль директоры Лариса Годеева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз