news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән батырлары мәртәбәле бәйгедә катнашты

Яшел Үзән Сабан туйларының алыштыргысыз батыры Фирдүс Зәйнуллин 2нче урын алды.

 (Яшел Үзән, 8 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә традицион милли көрәш ярышлары булды. Бу мәртәбәле бәйгедә республикадан 300гә якын көрәшче катнашты. Алар арасында яшел үзәнлеләр дә бар иде, дип яза җирле басма.

Киеренке көрәштә Яшел Үзән Сабан туйларының алыштыргысыз батыры Фирдүс Зәйнуллин түбән камалы Марат Мөхәммәтҗановтан гына калышып, ll урын алды.

Спортчыларга ярышта катнашырга иганәче Равил Гарипов булышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100