Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзән башлыгы призына чаңгы ярышы була
Анда яшелүзәнлеләр дә, читтән килгән спортчылар да катнаша ала
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Бу якшәмбедә Яшел Үзәннең “Маяк” спорт комплексында район башлыгы призына чаңгы ярышлары була.
Ярышларда яшелүзәнлеләр дә, читтән килгән спортчылар да катнаша ала. Старт 12 сәгатьтә бирелә. Хатын-кызлар һәм ирләр төрле дистанцияләрдә ярышачак. Ирләр: 18 яшькә кадәр 20 чакрымга, 18дән 39га кадәр 50 чакрымга, 40 яшьтән дә өлкәнрәкләр 30 чакрымга йөгерәчәк; хатын-кызлар: 18 яшькә кадәр – 10 чакрымга, 18дән 39 яшькә кадәргеләр – 30 чакрымга, 40 һәм аннан да өлкәнрәкләр – 10 чакрымга.
Ярышта катнашу өчен заявканы алдан Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә бирергә була. Белешмәләр өчен телефон: 8(84371) 4-67-39. Бу хакта Яшел Үзән җирле басмасы яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз