news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән башлыгы праймериз исемлеге турында: Бюллетень түгел, тулы бер китап

Яшел Үзән районы башлыгы «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты.

Яшел Үзән башлыгы праймериз исемлеге турында: Бюллетень түгел, тулы бер китап
«Новости Зеленодольска»

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашканда, бюллетеньдәге исемлек турында фикерен әйткән. Ул шәһәр тибындагы Васильево бистәсендә тавыш бирде. Бу хакта «Новости Зеленодольска» яза.

«Бюллетень түгел, ә тулы бер китап!» - дигән Александр Тыгин тавыш бирү кабинасыннан чыккач. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел, дигән ул праймеризда катнашучылар саны турында

Яшел Үзән районы башлыгы искәрткәнчә, яңа чакырылыш «Бердәм Россия» партиясе депутатлары җирле проблемаларны хәл итүне максат итеп куя.

Яшел Үзән шәһәрендә – 7, район җирлекләре территориясендә 8 сайлау участогы эшли.

  • «Бердәм Россия» партиясе праймеризында участоклар бүген 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Праймеризда тавыш бирү өчен үз участогыңны tatarstan.er.ru сайтында табарга мөмкин. Моннан тыш, электрон тавыш бирү ысулыннан, ягъни өйдән чыкмыйча гына алдан тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100