news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән балалар бакчасында балалар белән әби-бабайлар юлда йөрү кагыйдәләренә төшенә

Әлеге уенда катнашучыларга грамоталар, дипломнар һәм шулай ук яктылык биреп торучы браслетлар тапшырылды.

(Яшел Үзән, 26 апрель, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Әлфия Зыякаева). Яшел Үзәннең «Василек» 17нче балалар бакчасында оныклары белән әби-бабайлары катнашкан юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены булды. Анда барабан әйләндерергә кирәк иде. Барабанны әйләндерүгә экранда видеосораулар килеп чыгып, катлаулы юл ситуациясендә аңлашырга кирәк булды.

- Балаларга шундый дәресләр уздыру безнең көндәлек эш ул, - дип аңлата ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Балалар юл йөрү кагыйдәләрен никадәр иртә өйрәнә башласалар, юлларда шуның кадәр куркынычсызрак булачак.

Әлеге уенда катнашучыларга грамоталар, дипломнар һәм шулай ук яктылык биреп торучы браслетлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot