news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән Бакырчы китапханәсенә кеше йөреп тора

Китапханәдә балалар һәм өлкәннәр өчен биш мең тирәсе китап бар.

(Яшел Үзән, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Гөлнара Вәлиева). Яшел Үзән Бакырчы авылының даны республикабызга таралган. Бу кечкенә генә авылда китапханә дә гөрләп эшли. 70 ел дәвамында аны Бакаевлар династиясе җитәкли. 2012 елдан бирле бу бүлмәнең бусагасын атлап керүчеләрне ачык йөз белән, шатланып Гөлнур ханым каршы ала.

– Китапханәбездә, барлык кызыксындырган темаларны яктыртучы, меңгә якын – балалар һәм 4 мең тирәсе зурлар өчен китап бар. Укучыларыбызга килгәндә, алар, әлбәттә инде, мәктәп балалары белән олы яшьтәгеләр, диде китапханә мөдире Гөлнур Бакаева.

Бакырчы китапханәсе авылның иҗтимагый тормышында бик актив эш алып бара. Мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә күп чаралар оештырыла. Шулай ук, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарны яулыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot