Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Яшел Фитнес" проекты Түбән Камада яңа сезонын башлый
Өченче ел рәттән оештыручылар 100 дән артык чара тормышка ашыралар
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). 26 май көнне 16:00 сәгатьтә "Гаилә" паркында "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте яңа сезонын башлап җибәрә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Программада - ачык һавада күмәк иртәнге зарядка, 6 юнәлеш буенча спорт күнекмәләре белән шөгыльләнү; өлкәннәр һәм балалар өчен интерактив зоналар, дөрес туклану турында лекцияләр, конкурслар һәм призлар уйнату.
Өченче ел рәттән оештыручылар 100 дән артык чара тормышка ашыралар. Уннарча иҗтимагый киңлек территориясендә көндәлек тренировкалар, тематик фитнес-фестивальләр, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, спорт дисциплиналары буенча белем бирү лекцияләре үткәрелә.
Шулай ук Татарстанда массакүләм спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен "Яшел Фитнес премиясе"н тапшыру да планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз