Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Яшел фитнес» иң активларга велосипед бүләк итте
Җәйге сезонда, 14 майдан алып 24 сентябрьгә кадәр барлыгы 150 тренировка узган.
(Әлмәт, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Яшел фитнес» проектының җәйге сезонына нокта куелды – узган якшәмбедә шәһәр паркында бу уңайдан бәйрәм оештырылып, иң актив әлмәтлеләр велосипедлар белән бүләкләнде, дип яза җирле басма.
Сезон дәвамында проект сайтында алып барылган шәхси һәм команда рейтингы нәтиҗәләре буенча оештыручылар 10 иң актив спорт сөючегә «ЯФ» атрибутикасы тапшырды. Велосипедларга исә иң күп балл җыйган Валентина Кутепова, Наталья Первушина, Альбина Горшенина лаек булды. Командалар арасында җиңүчеләргә проект символикасы белән бизәлгән футболкалар, сумкалар бүләк ителде. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән өлкән яшьтәге катнашучыларга 30 пар скандинавия таягы бирелде. Җәйге сезонда, 14 майдан алып 24 сентябрьгә кадәр барлыгы 150 тренировка узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз