news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Яшел фитнес" бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрә

Спорт сөючеләргә мускулларны ныгытуга юнәлдерелгән һәм цикллы күнегүләр, стретчинг һәм йога, зумба һәм буыннарга гимнастика буенча дәресләр тәкъдим ителәчәк.

"Яшел фитнес" бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрә
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). «Яшел фитнес» проекты профессиональ фитнес-тренерлар катнашында бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Тренировкалар Instagramда туры эфирлар форматында узачак. Спорт сөючеләргә мускулларны ныгытуга юнәлдерелгән һәм цикллы күнегүләр, стретчинг һәм йога, зумба һәм буыннарга гимнастика буенча дәресләр тәкъдим ителәчәк. Беренче туры эфир кичә, 30 мартта узды.

«Хәзерге шартларда без барлык теләүчеләр өчен бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрергә булдык. Бу физик культура һәм спорт сөючеләргә үз өендә тренер белән шөгыльләнергә, ә спортта беренче адымнарын ясаучыларга яңа юнәлешләр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтә проектның директоры Морат Димитров.

Татарстанлылар тренировкаларның тулы программасын проектның социаль челтәрләрендә таба ала: vk.com/zf_kzn, @zf_kzn/ яки #ЗеленыйФитнес хештегы буенча.

  • «Яшел фитнес» хәрәкәте «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Спорт — тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә атна саен паркларда, скверларда, Яр Чаллыда бушлай спорт чаралары уздыру юлы белән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot