news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь җырчы Нариман Сәхәбиевне Мәскәүдә чәчәк бәйләмнәренә күмделәр

Татарстанның яшь җырчысы Нариман Сәхәбиев Мәскәү Халыкара музыка йортының Камера залында узган «Москва встречает друзей» фестивалендә катнашып, тамашачы мәхәббәтенә ия булды

(Мәскәү, 3 июнь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәү Халыкара музыка йортының Камера залында узган «Москва встречает друзей» фестивалендә катнашкан яшь җырчы Нариман Сәхәбиевне тамашачылар сәхнәдән төшермичә, озакка сузылган алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Фестивальнең иң яхшы башкаручылары, музыкантлары һәм рәссамнары арасында чыгыш ясаган яшь талант иясе Нариман Сәхәбиев – танылган җырчы Рафаэль Сәхәбиевнең оныгы.
Әлеге фестивальне оештыруны Владимир Спиваков халыкара хәйрия фонды башлап йөрде һәм аңа Россия Президенты, РФ ЭЭМ, Мәскәү хөкүмәте администрацияләре, Россия Федерациясе субъектлары, танылган сәясәтчеләр, бизнесменнар, БМО, ЮНЕСКО, Ауропа Шурасы кебек абруйлы оешмалар аңа һәръяклап ярдәм күрсәттеләр.
Быел фестивальне уздыра башлауга 5 ел тулды. Шушы дәвердә ул, чын-чынлап, ел саен үткәрелеп килгән яшь талантлар бәйрәменә әверелде һәм социо-мәдәни форумга әверелде. Анда төрле илләр һәм халыклар вәкилләре катнаша. Аерым алганда, шушы 5 ел эчендә әлеге фестивальдә дөньяның 60 иленнән һәм Россиянең 70 төбәгеннән 6 меңнән артык талантлы яшь җырчы, музыкант, биючеләр катнашты.
Быелгы фестиваль үзенә күрә юбилей фестивале дә иде һәм ул Балаларны яклау көненә туры китерелеп үткәрелде. Максаты: ятимнәргә ярдәм кулы сузу. Шуңа күрә аның девизыда тикмәгә генә «Время милосердия» дип аталмагандыр. Мәскәү әлеге фестивальгә АКШтан, Канададан, Австриядән һәм Маҗарстаннан, Израиль һәм Чехиядән, Казакъстаннан һәм Үзбәкстаннан, Франциядән һәм Алмания илләреннән, Россиянең төрле төбәкләреннән дусларын җыйды. Залда чакырылган балалар арасында хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикләнгән балалар да байтак иде.
Фестиваль балалар һәм шулай ук башка чакырылган кунаклар күңелендә бик кызыклы, сюрпризлары, бүләкләре һәм чәчәкләре белән онытылмаслык бер бәйрәм булып калды. Нариман Сәхәбиевне бәйрәмгә бабасы алып килгән иде. Яшь җырчыны Татарстанның РФдәге тулы хокуклы вәкиллеге хезмәткәрләре, Мәскәү татар җәмгыяте вәкилләре дә котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot