Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Яшь вәгазьче» республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды
Дини бәйгедә Татарстанның унөч районыннан егетләр катнашты.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Галиев мәчетендә «Яшь вәгазьче» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста Тукай, Буа, Саба, Лениногорск, Апас һәм башка районнарынан вәкилләр катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исемен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең II курс шәкерте — 24 яшьлек Саба егете Альмир Исмәгыйлев яулады. Лениногорск оешмаларының берсендә токарь булып эшләүче 25 яшьлек Илназ Шәрипов икенче урынга лаек дип табылды.
Өченче урында — тумышы белән Буа егете, РИИ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең I курс студенты 21 яшьлек Идрис Сөләйманов. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, барлык катнашучыларга сертификатлар һәм дини әдәбият тапшырылды, диелә әлге хәбәрдә.
Чыгышларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Коръән-хафиз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге баш белгече Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм республиканың тәҗрибәле вәгазьчеләре һәм хәзрәтләре бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз