Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Яшь вәгазьче” конкурсы җиңүчеләре тәгаенләнде
Анда 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашырга хокуклы иде
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Галиев мәчетендә ТР МДН игълан иткән “Яшь вәгазьче” конкурсының кичә соңгы туры үткәрелде. Конкурс нәзарәтнең яшьләр бүлеге тарафыннан мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды, диелә нәзарәттән алынган мәгълүматта.
Конкурсның шарты буенча имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар түбәндәге темаларга эшләр тәкъдим итәргә тиеш иде:
1. Интернет - анда бәрәкәт бармы?
2. Игелек эшләүдән туктадык...
3. Вакыт кыйммәте.
4. Исраф - гөнаһ.
5. Алдынгы мөселман: нинди ул?
6. "Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган" (И.Бунин)
Мөхтәсибәтләрендә җиңү яулаган егетләре, кызлар конкурсның финал өлешенә Казанга җыелды. Вәгазьчеләрнең чыгышын нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, бүлекнең баш белгеч Тимергали хәзрәт Юлдашев, филологигия фәннәре докторы, РИИның татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Бәхетле булуның сере – игелек кылуда” дигән чыгышы белән Ләйсән Миназева яулады. Икенче урында РИИ шәкерте Азизә Нурмөхәммәтова, ә өченче урынга Саба мөхтәсибәтеннән Алмаз Галимҗанов лаек дип табылды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм “Хузур” һәм “Иман” нәшриятлары әезрләгән китаплар тапшырылды.
Буа мөхтәсибәтеннән чарада Салават Мөлеков (Мулюков) белән Айзилә Әхмәдуллова катнашкан иде, жюри аларга II дәрәҗә диплом биреп, “Дин вә мәгыйшәт” газетасына бастыру мөмкинлеге бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз