news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарга сайлау хокукы биреләчәк

Паспортында пропискасы булмаганнар 6 июньгә кадәр үзләре торган урында теркәлү узарга тиеш.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Яшәү урыны буенча пропискасы булмаган гражданнарга ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау хокукы биреләчәк. Бу хакта сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре белән очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

"21 май көнне Дәүләт Думасы яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарның төбәк сайлауларында тавыш бирү хокукы турында законны өченче укылышта кабул итте. Сүз ниндидер сәбәпләр аркасында паспортында пропискасы булмаганнар турында бара. Закон рәсми төстә басылгач үз көченә керәчәк һәм алдагы сайлауларда кулланылачак", - диде ул.

Шул рәвешле, яшәү урыны буенча теркәлмәсә дә, 2019 елның 6 июненә кадәр Татарстан территориясендә сайлау чорында үзе булган адрес буенча теркәлгән сайлаучылар тавыш бирә алачак. Алар "Мобиль сайлаучы" механизмы кысаларында үзе булган урында тавыш бирү турында гариза тапшыра ала.

2019 елның 8 сентябрендә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары сайланачак. 100 мандат биреләчәк. Сайлау катнаш система буенча узачак. 50 депутат бердәм сайлау округы буенча сайлана, мандатлар кандидатларның партия исемлекләре арасында бүленәчәк. 50 депутат бер мандатлы сайлау округы буенча сайланачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100