news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь укытучы: Галимҗан Ибраһимов кушаматның кеше язмышына тискәре йогынтысын күрсәткән

«Кушамат әйтү зур явызлык, мәрхәмәтсезлек, золымлык чыганагы да булып китәргә мөмкин икән», — диде Динара Рәхимова.

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Динара Рәхимова әйтүенчә, язучы Галимҗан Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми» повестендә кушаматларның кеше язмышына тискәре йогынты ясау мисалын чагылдырган.

«Галимҗан Ибраһимовның „Татар хатыны ниләр күрми“ повестен укый башлау белән, андагы кушаматларга игътибар иттем. Кушаматлар төп образ — Гөлбануның бәхетсезлегендә зур роль уйный, тормышына тискәре йогынты ясый. Ике гаилә арасындагы җәнҗал үз-үзен үтерер дәрәҗәгә җиткерә. Бер-береңне кимсетүле сүзләр әйтү яхшылык белән тәмамланмый», — диде ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

Динара бүгенге көндә дә авыл җирендә бер-береңә кушамат белән эндәшү киң таралган дип саный. «Халык бер-берсенә кушаматны юкка гына бирмәгән. Кушаматлар барлыкка килүдә халыкның тапкырлыгы, шаянлыгы, җор теллелеге дә чагыла. Халык яратып кына бер-берсенә, характер сыйфатларына туры китереп, үзенчәлекле кушаматлар тага. Кайбер кеше кушаматларга көлеп карый», — дип аңлатты ул.

«Галимҗан Ибраһимов кайбер кушаматлар кешенең ачуын гына чыгаруын әйтә, аның психикасына нык тәэсир итүен тасвирлый. Кушамат әйтү зур явызлык, мәрхәмәтсезлек, золымлык чыганагы да булып китәргә мөмкин икән. Без дә шул әхлаксызлыкны хупламыйк, авылдашларыбызны рәнҗетмик, иманнан ерагайта торган нәрсәләрдән саклансак иде», — диде булачак укытучы.

  • Әсәрдән аңлашылганча, Гөлбану — Нурый карт белән Фәтхия карчыкның уллары арасында бердәнбер кыз бала. Гөлбануның атасы Нурый карт нәселе «Саескан» кушаматын, Гөлбануның булачак каенанасы Сабира «Кәҗә» кушаматын йөртә. Әсәрдә вакыйга ике авыл кешеләре арасында бара. Бу гаилә кешеләре бер-берсенең нәсел-нәсәбен генә түгел, ә кушаматларын да белә.

«Ике гаилә кешеләре дә үзләренең бу кушаматларыннан бик тә ояла, кушамат теленнән чыккан кешене бер дә кичермиләр. Туй көнендә килеп чыккан конфликтның төбендә кушамат ятмаса да, җәнҗал чыккач, бер-берсенең кушаматлары да телгә алына. Ә бу инде конфликтны тагын да катлауландыра һәм көчәйтә», — диде Динара.

Гыйльми чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы оештырды. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конференциядә Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), Башкортстан, Татарстанның яшь галимнәре белән беррәттән, республиканың 8-11 класс укучылары да чыгыш ясады.

Конференция галим, мөгаллим, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100