news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь тукайлылар паспортлы булды

14 яше тулган яшьләргә төп документ - паспорт белән бергә Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды.

(Тукай районы, 5 апрель, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районында 14 яше тулган егет-кызларга паспорт тапшыруны тантаналы төстә уздыру матур традициягә әйләнде. Тукай районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы миграция пункты оештырган чираттагы шушындый чарада паспорт белән бергә әле тагын Россия гражданнары медальләре дә тапшырылды, дип яза районның "Якты юл" газетасы.

Паспорт алу кешегә мөстәкыйльлек өсти һәм шул ук вакытта закон алдында бурычың да арта төшә. Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, яшьләрне котлап, аларга үз теләкләрен җиткерде:

– Сезнең алда хәзер бик күп мөмкинлекләр ачылды. Ләкин шуның белән бергә дәүләт алдындагы җаваплылыгыгыз да бермә-бер артты. Үзегез кылган гамәлләргә үзегез җавап бирәсез, – диде ул. – Паспортыгызны бары тик шатлыклы вакыйгаларда гына кулланырга язсын, илебезнең тулы хокуклы бәхетле гражданнары булыгыз! – дип котлау сүзләре җиткерде.

Тәбрикләү сүзләре белән башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, ЗАГС бүлекләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады.

Тантана вакытында паспорт алучыларга әлеге рәсми документның тарихы, әһәмияте турында фильм күрсәтелде, укучыларның хокукый белемен тикшерү максатында блиц-сораштыру үткәрелде. Ә паспортлар тапшырылгач Россия Федерациясенең яшь гражданнары ант әйтте.

Тантаналы чара соңында исә Тукай районы яшьләре дәүләт әләме фонында фотосессия үткәрде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100