news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь терлекләр өчен файдалы кычыткан, ылысны 14 июньгә кадәр җыярга була – Баш ветеринар

“Иң файдалысы май үләне саналса да, иске календарь буенча май ае 14 июньгә кадәр дәвам итә”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Яшь бозауларга витамин һәм минераллар комплексы буларак бирелүче кычыткан, себерке һәм ылысны җыю өчен әле вакыт бар. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

Ул бүген республиканың 43 районыннан җыелган мал табиблары һәм ветеринария лабораториясе белгечләре белән Буада күчмә семинар үткәрде.

“Вакытны әрәм итмәскә, кышын бирелә торган табигый витаминнарны җыеп калырга кирәк. Дөрес, безгә иң кадерлесе, файдалысы – май үләне. Әмма май ул иске календарь буенча 14 июньгә кадәр дәвам итә. Шуңа күрә, мөмкинлек табып, районнарда бу эшне оештырырга кирәк. Хәзер күп хуҗалыклар инде мондый үләннәр җыймый. Югары технологияләр белән эш итүче комплексларда, өстәмә азык буларак, төрле витаминнар җыелмасы куллана. Әмма иске тәртип белән эшли торган фермаларда кычыткан, миллек, ылыс кебек табигый витаминнар – алыштыргысыз. Аның файдасы бик зур. Өстәмә азык бирелмәгән фермаларда, табигый витаминнар кулланылырга тиеш”, - диде республиканың баш ветеринары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100