news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь татарстанлыларның социаль проектларын Татарстан җитәкчелегенә тәкъдим итәчәкләр

Татарстанда “Яңа караш” Бөтенроссия социаль реклама конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар җыя башладылар

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстанда “Яңа караш” Бөтенроссия социаль реклама конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар җыя башладылар. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры урынбасары Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Конкурста 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге татарстанлылылар – “Россия, алга!”, “Без – россиялеләр”, “Безнең мәдәният”, “Хакым бар...”, “Җәмгыять һәм ил бәхете хакына”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Табигатьне сакла”, “Яшәү иминлеге”, “Универсиаданы каршылап”, “Туризм Мәккәсе” һәм башка темалар буенча видеоролик, плакат һәм PR-проект авторлары катнаша ала. Моннан тыш, Татарстан оештыру комитеты тарафыннан “Безнең мәдәният” тематик номинациясе кысаларында Габдулла Тукайның тууына – 125, Муса Җәлилнең тууына 105 ел тулуга багышланган номинация булдырылган.
Министр урынбасарының сүзләренә караганда, төбәк этабында конкурс нигезендә сайлап алынган эшләр “Яңа караш” Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен җибәреләчәк. Татарстан авторларының эшләре март ае дәвамында кабул ителер дип көтелә. 1 апрельдән 20 июньгә кадәр эшләр федераль дәрәҗәдә каралачак.
“Без яшьләрне конкурста әзер проектлар белән генә түгел, ә кызыклы идеяләр, креатив фикерләр белән дә катнашырга чакырабыз”, - дип ассызыклады Андрей Кондратьев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның иң яхшы проектлары республика җитәкчелегенә тәкъдим ителәчәк.
Конкурста җиңгән эшләр социаль реклама сыйфатында басма мәгълүмат чараларында һәм тышкы реклама объектларында урнаштырылачак. Алар шулай ук федераль министрлыклар тарафыннан үзләренең мәгълүмати кампанияләрендә файдаланылачак, Россиянең төрле мәдәни һәм административ үзәкләрендә оештырылган күргәзмәләрдә катнашачак. Конкурска июнь аенда нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы Россия Дәүләт Думасында узачак, ул Россия яшьләр көненә багышлана.
“Яңа караш” конкурсын Татарстан Республикасында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, республика Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы һәм «Нью Медиа» яшьләр мәгълүмат агентлыгы оештыра.
Татарстанның барлык проектлары Республика яшьләр форумының финалында катнашу, ә конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән иң яхшы PR-проектлар Татарстанда гамәлгә ашыру өчен тәкъдим ителәчәк.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot