news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь татарстанлылар синхрон йөзү буенча Кырым ярышларында призлы урыннар алган

Татарстан синхрончылары алтын һәм көмеш медальгә ия булган.

Яшь татарстанлылар синхрон йөзү буенча Кырым ярышларында призлы урыннар алган
Федерация синхронного плавания РТ

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). 28 майдан 1 июньгә кадәр Кырым Республикасының Евпатория шәһәрендә беренче тапкыр синхрон йөзү буенча «Кырым йолдызлары» Бөтенроссия ярышлары узган. Анда яшь татарстанлылар призлы урыннар алган. Бу турыда Татарстан синхрон йөзү федерациясе хәбәр итә.

Ярышларда Татарстанны Спортның су төрләре буенча «Акватика» республика спорт мәктәбе һәм «Касатка» спорт мәктәбе укучылары тәкъдим иткән.

Мәсәлән, 12 яшькә кадәрге категориядә «Микс-дуэт» дисциплинасында Дмитрий Апаев һәм Екатерина Штатнова беренче урынны алган. Яшь спортчылар «Акватика»да тәрбияләнүчеләр, аларның тренеры — Юлия Голубева.

13-15 яшьлек категориядә «Соло» дисциплинасында Агния Тулупова көмеш медаль яулаган, шулай ук синхрон йөзү буенча Россия спорт мастерлыгына разряд алу өчен нормаларны үтәгән. Синхрончы кыз «Касатка» да тәрбияләнүче, тренеры — Оксана Махоткина.

news_right_1
news_right_2
news_bot