news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь татар опера солистлары “Богема” операсын концерт вариантта тәкъдим итәчәк

Дөньядагы иң күп башкарылачак әсәр куелышында Гөлнора Гатина, Венера Протасова, Артур Исламов һәм Ирек Фәттахов катнашачак.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Италия композиторы Джакомо Пуччининың “Богема” операсын якын киләчәктә бер төркем яшь опера солистлары Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә тәкъдим итәр дип көтелә. Бу хакта театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

“Без “Богема” операсын концерт вариантында башкарырга җыенабыз. Спектакльдә яшьләр катнашачак: Гөлнора Гатина, Венера Протасова, Артур Исламов, Ирек Фәттахов кебек яшьләрне җәлеп итмәкче булабыз”, - диде ул.

  • Джакомо Пуччининың дүрт акттан торган “Богема” операсы Анри Мюрженың “Богемадан күренешләр” әсәре буенча язылган либретто. Дөньядагы иң күп башкарылучы операларның берсе булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100