Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь түбәнкамалылар "Сандугач сайрар илем" республика фестивалендә җиңделәр
"Нәфис сүз" номинациясендә Данис Гыйльманов - беренче, Зилә Гыйләҗетдинова - икенче, Ралиф Сәлахиев өченче урын яулады.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Республиканың Әлмәт шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Елдагыча, фестивальдә Түбән Каманың яшь йолдызлары да катнашты һәм алар район данын лаеклы төстә яклады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
"Нәфис сүз" номинациясендә Данис Гыйльманов - беренче, Зилә Гыйләҗетдинова - икенче, Ралиф Сәлахиев өченче урын яулады, Илнар Идиятов конкурс дипломанты булды.
Татарстанда "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале 20 елдан артык уздырыла. Катнашучылар "Вокал", "Кыллы уен коралларында башкаручылар", "Театр иҗаты", "Бакыр һәм агач тынлы, кагылып уйнала торган музыка уен коралларында уйнаучылар", "Хореография", "Нәфис сүз" һ.б. номинацияләрдә чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз