news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшүсмерләрнең киләсе җәйге Олимпия уеннары Казанда үткәрелергә мөмкин – Михаил Дегтярев

Казанның уеннарны кабул итүе Россия Федерациясе Президенты тарафыннан расланырга тиеш.

Яшүсмерләрнең киләсе җәйге Олимпия уеннары Казанда үткәрелергә мөмкин – Михаил Дегтярев
Рамиль Гали

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 2023 елда Казанда Яшүсмерләр җәйге Олимпия уеннары узарга мөмкин. Бу хакта Конфедерацияләр Кубогына аккредитация узмаган каләм әһелләре өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча Россия Федерациясенең дәүләт Думасы комитеты рәисе Михаил Дегтярев әйтте.

“Өметләр һәрвакытта да бар. Россиядә җәйге Олимпия уеннары 1980 елдан бирле булганы юк инде. Кышкысын без югары дәрәҗәдә үткәрдек. Шуңа күрә киләсе җәйге Олимпия уеннарына да өметләнә алабыз. Монда бернинди проблемалар да юк”, - диде Михаил Дегтярев.

Михаил Дегтярев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында әңгәмә узган. Әңгәмәдә Казанда үткәрелергә мөмкин булган Яшүсмерләр Олимпия уеннары мәсьәләсе дә күтәрелгән.

Михаил Дегтярев яшүсмерләрнең җәйге Олимпия уеннарының Казанда узуы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан расланырга тиешлеген ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot