news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшүсмерләргә коронавирустан вакцина өч атнадан соң әйләнешкә керәчәк

Коронавирус инфекциясеннән вакцина 12 яшьтән узган балалар өчен билгеләнгән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән 12 яшьтән узган балалар өчен билгеләнгән вакцина якынча өч атнадан соң әйләнешкә керәчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Өч атна дәвам итәчәк контроль тәмамлангач, яшүсмерләр өчен каралган вакцинаны гражданнар әйләнешенә кертү планлаштырыла», - дип белдерде министр.

«Спутник М» препаратын теркәү турында 24 ноябрьдә билгеле булды. Сынау мәгълүматлары буенча, вакцинаның нәтиҗәлелеге 93,2 процент тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot