news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь шагыйрәләр Илфак Хафизов куйган спектакльне "сәхнәдә яшәргә өйрәтү" дип бәяләде

Эксперименталь спектакльдә катнашкан татар студентлары фикеренчә, режиссер гадилеге һəм гаделлеге белəн аерылып тора.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). КФУның "Мизгел" яшьлəр театрында катнашкан татар студентлары театрның җитəкчесе, актер һəм режиссёр Илфак Хафизовны сəхнəдə “яшəргə өйрəтүе” хакында сөйлəде. Фикерлəрен алар "Татар-информ" хəбəрчесенə җиткерде.

"Илфак абый бик оста, ул гадилеге, гаделлеге белəн таң калдырды. Безне образга кертер өчен күңелләребезне ачарга тырышты. Психолог кебек ул, минемчә. Һәм мин бер әйберне аңладым: сәхнәдә уйнамыйлар, сәхнәдә яшиләр. Чын актер шундый булырга тиеш икән", - диде Алинə Гыйлметдинова.

  • Искəртеп үтик, күптəн түгел Илфак Хафизов КФУда татар студент кызларының шигырьләреннән торган эксперименталь спектакль куйган иде.

Алинə Гыйлметдинова яшьлəр театрына беренче курстан ук йөрергə хыялланганын əйтте. "Исеме дә матур бит аның - "Мизгел". Хəзер инде мин өченче курста, ниһаять, хыялым чынга ашты. Чыннан да, матур "мизгел"ләр бүләк итте миңа театр. Кыскасы, мин монда илһамланып килдем. Үземне, күңелемне ачарга телəдем", - диде ул.

Төп рольне башкарган Илзирə Галимбикова гадəти пьесага караганда шигъри композицияне кую күпкә авыррак икəнлеген билгелəп үтте. "Илфак абый шигырьнең "вагон-вагон" мәгънәсе бар икəнлеген əйтə иде. Безнең максат - шул мәгънәне югалтмыйча тамашачыга җиткерү иде", - ди ул.

"Чыгыштан соң фикер алышу булды, кайбер əйберлəр өстендə əле эшлəргə кирəк, диде Илфак абый. Гомумəн алганда, чыгышыбыз аңа ошады дип белəм. "Репетиция вакытында уйнаганнан да яхшырак уйнадыгыз", - дип өстəп куйды", - дип сөйлəде Илзирə Галимбикова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100