news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь режиссер Илсур Казакбаев Салават дәүләт театрына баш режиссер итеп билгеләнде

Режиссер күптән түгел генә Чаллы татар дәүләт драма театрында “Яратылмый калган ярлар” дип аталган яңа спектакль чыгарды.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күптән түгел генә Чаллы татар дәүләт драма театрында “Яратылмый калган ярлар” дип аталган яңа спектакль чыгарган, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында яңа куелышлары белән танылып өлгергән яшь режиссер Илсур Казакбаев Башкортстанның Салават дәүләт театрына баш режиссер итеп билгеләнгән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Илсур Казакбаев Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаган. Укуын ГИТИСта дәвам иткән. Башкортстанның Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты. Иҗат юлы Гафури театрында актер булып башлый, соңрак театр сәхнәсендә спектакльләр куя.

Искәртеп узабыз, Чаллы татар дәүләт драма театры 9 декабрьдә “Һөнәр” фестивале кысаларында Г.Камал исемендәге Академия театрының Кече залында Булат Сәләховның "Яратылмый калган ярлар" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана - 17.00 сәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100