news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь педагогларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасында зәйлеләр дә катнаша

Әлеге чара укытучы һөнәренең социаль статусын күтәрү максатында үткәрелә.

Яшь педагогларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасында зәйлеләр дә катнаша
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 9 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Бүген Казанның 179нчы гимназиясендә яшь педагогларны укытучы һөнәренә кабул итү тантанасы узачак. Анда Зәйнең яшь укытучылары да катнашачак. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Чара “Киләчәк укытучысы” региональ проекты кысаларында оештырыла. Тантанада мәгариф тармагының 400дән артык вәкиле катнаша. Алар – яшь укытучылар, укытучы-остазлар, директорлар советлары рәисләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү, шулай ук өстәмә белем бирү оешмалары вәкилләре, районнарның мәгариф идарәләре башлыклары, профсоюз оешмалары җитәкчеләре.

Әлеге чара укытучы һөнәренең социаль статусын күтәрү максатында үткәрелә.

Тантана “Киләчәк укытучысы” темасына дискуссия белән ачылачак. Анда педагогның һөнәри стандарты, укытучыга эшләргә комачаулаучы сәбәпләр, мәктәп тормышында нәрсәне үзгәртү кирәк, мәктәп һәм тәрбия һәм башка актуаль мәсьәләләр тикшереләчәк.

Тантанада Зәйдән яшь укытучылар Эльвира Хөснетдинова (4нче мәктәп), Юлия Долгова (6), Виктория Филюшина (7), Динара Насыйбуллина (Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе) һәм мәктәп директорлары советы рәисе, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең директоры Ленар Әхмәтҗанов катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot