news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь әлмәтле 2000 шешә аракы сатып баерга теләгән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерүченең 18 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше кузгатуын законлы дип тапты.

(Әлмәт, 1 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерүченең 18 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше кузгатуын канунлы дип тапты.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның ноябрендә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер склад бинасында спиртлы продукция табыла. Бу – 2000 шешә «Царская» аракысы, 76 шешә «Баязет» коньягы, 24 шешә «Альмека» текиласы, 19 шешә «Хванкара» шәрабе һәм 154 шешә «Талка» аракысы.

Бу продукцияне яшь әлмәтле сату максаты белән Воронежда билгесез кешедән сатып алган. Әлеге алкогольле продукциянең кешеләрнең тормышы өчен куркыныч булуын белә торып әлмәтле шундый адымга барган. Хәзер аңа канун каршында җавап тотарга туры киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100