news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь лидерлар мәктәбендә катнашучылар Казанда беренче татар балалар фильмын карады

Бүген "Мир" кинотеатрында Илфат Камалиевның "Егет сүзе бер була" фильмы күрсәтелде.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхммәтова). Бүген "Мир" кинотеатрында "Егет сүзе бер була" дип аталган беренче татарча балалар фильмы күрсәтелде. Фильмның тамашачылары – мәктәптә көзге каникуллар вакытында “Идел” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Яшь лидерлар мәктәбе"ндә катнашучы балалар. Балалар белән бергә фильмны аның сценарий авторы һәм режиссеры Илфат Камалиев, шагыйрь, драматург Галимҗан Гыйльманов, "Татаркино" оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Владимир Батраков, кинорежиссер Фәрит Дәүләтшин, журналист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев карады.

Булатлар өенең стенасында Үтәй исемле җан иясе яши. Булат спорт белән шөгыльләнеп дәресләрен әзерләми башлагач, әлеге җан иясе стенадан чыгып, Булатка булыша башлый һәм Булатның укуы күзгә күренеп яхшыра. Соңрак Булат Үтәйне үпкәләтә үпкәләтүен. Әмма ахырдан бар да яхшы бетә – Булатның укуы рәтләнә, ул күрше кызы, классташы Әдилә белән дә дуслаша.

Төп балалар рольләрендә – Казанның 80 нче мәктәбе 6нчы сыйныф укучысы Данил Карпухин, Казанның 33нче мәктәбе 4 нче һәм 7 нче сыйныф укычылары Зөбәрҗәт һәм Илүсә Камалиевалар.

Фильм тәмамлангач, иҗат төркеме белән очрашу оештырылды. "Яшь лидерлар мәктәбе"ндә катнашучы балалар иҗат төркеменә сорауларын яудырды.

Әкиятнең авторы, шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльманов пьесаның шактый мәктәпләрдә, театр студияләрендә куеган булуын әйтте. “Әсәр вакыйгалары өй эчендә бара итеп эшләнгән иде. Ул егермеләп тапкыр мәктәпләрдә, балалар театр студияләрендә куелды. Әмма фильм буларак болай зур экраннан карау бөтенләй башка тәэсирләр тудыра икән. Әсәрләрем буенча фильмнар да бар. Бу беренче татарча балалар фильмы булуы белән кадерле, - диде Галимҗан Гыйльманов. Ул фильмның ихлас булуына басым ясап, “Балаларны алдап булмый”, - дип нәтиҗә ясады.

Режиссер Фәрит Дәүләтшин балаларның талантлы уйнауларына һәм татар телендә бик матур сөйләшүләренә игътибар итте.

Утыз ел гомерен Германиядә яшәгән журналист, документалист Нәсүр Юрушбаев Европа илләрендә балалар фильмнары өчен зур акчалар бирелүе һәм махсус кинофестивальләр оештырылуы турында әйтте. Нәсүр Юрушбаев фильмны халыкара кинофестивальләргә җибәрергә киңәш итте.

“Егет сүзе бер була" фильмын “Татаркино” оешмасы республика буенча прокатта күрсәтә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100