news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь кызны мәсхәрәләгән 58 яшьлек Казан кешесе кулга алынган

Ир-ат 19 яшьлек кызга Чуйков урамында бер сәүдә үзәге янындагы агачлыкта көч кулланган.

Яшь кызны мәсхәрәләгән 58 яшьлек Казан кешесе кулга алынган
Рамиль Гали

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда яшәүче моңарчы хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-атны яшь кызны көчләүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 29 апрельдә Казанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат, Чуйков урамындагы агачлыкта 19 яшьлек кызны сагалап торып, аңа ташланган һәм көч кулланып җенси мөнәсәбәткә керергә омтылган. Әмма шул тирәдән үтеп баручы кешеләр бу хәлгә комачаулык иткән. Шуннан соң ир-ат кызга торып басарга булышкан, аның белән берничә метр ара үткән дә, яңадан җиргә егып, аны мәсхәрәләгән.

Аннары, бу хакта берәрсенә сөйләгән очракта кыздан үч алу белән куркытып, җинаять урыныннан качып киткән.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләренең оста эш итүе нәтиҗәсендә, җинаятьченең эзенә төшкәннәр. Моңарчы күп тапкыр хөкем ителгән 58 яшьлек ир-атны Казанның Авиатөзелеш районында тоткарлаганнар. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.

Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Хөкем карары чыгарылганчы ир-ат сак астында калачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100