news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшь казанлының чүп ягу заводы турындагы ролигы конкурста җиңде

Казан режиссеры Руслан Низамиев бөтенроссия балалар конкурсында җиңде.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Казан режиссеры Руслан Низамиевның “Мой край в опасности” фильмы “КиноЛетопись: Дети” бөтенроссия балалар конкурсында җиңде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ролик Казан янындагы Осиново бистәсендә чүп ягу заводы төзелеше турында сөйли.

Конкурска Татарстанның киномәктәпләрендә укучылар барлыгы 9 кинопроект тәкъдим иткән.

Конкурска йомгак онлайн-трансляция режимында ясалган. Телекүпердә дәүләт ведомстволары, кинопрокат оешмалары, бөтен Россия буенча балалар киномәктәпләре һәм студияләрендә укучылар һәм директорлар катнашкан.

Җәйге каникулларда, 1-31 июльдә Россия кинотеатрларында һәм китапханәләрендә җиңүчеләрнең кинотасмалары күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot