Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшь картингчылар Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кубогы өчен көрәште
Ярышларда Татарстанның 30 шәһәреннән һәм районыннан 68 узышчы катнашты.
(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында картинг буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кубогына традицион ярышлар узды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Ярышларда Татарстанның 30 шәһәреннән һәм районыннан 68 узышчы катнашты. Ярышлар ике категориядә: 9 - 11 һәм 12 – 15 яшьлек яшь картингчылар арасында барды.
Кечкенә яшьтәгеләр категориясендә Мөслим районыннан килгән Солтан Йосыпов җиңүче булды. 2нче урынны - Чаллыдан Азат Бәдретдинов, 3нче урынны Казаннан Даниэль Гатиятуллин яулады.
Өлкәннәр төркемендә беренче булып финишка Казаннан Инсаф Садриев килеп җитте. 2нче урынга - Арча районынан Рәсим Шәмсетдинов, 3нче урынга Әлмәт районыннан Юлия Абрамова чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз