news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов

Кичә Татарстанның Милли китапханәсендә Ренат Ибраһимовның "Сайланмалар" китабы тәкъдим ителде.

Яшь калуның сере ярата белүдә – Ренат Ибраһимов
Александр Эшкинин

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов яшь калуының серен ачты: “Өч көн элек кызым туды. “Яшь калуыгызның сере нидә?” диләр. Бернинди сере дә юк. Ярата белергә кирәк”, - диде ул Татарстанның Милли китапханәсендә үзенең “Сайланмалар” китабын тәкъдим итү кичәсендә.

Китапханәдә үткән бу кичәдә аншлаг иде. Бәйрәм көннәре булуга карамастан, халык күп җыелды. Ренат Ибраһимовны яңа китабы белән котларга аның М.Җәлил исемендәге опера театрында бергә эшләгән хезмәттәшләре – опера җырчылары Клара Хәйретдинова, Мөнир Якупов, Руслан Дәминов, Рафаэль Сәхәбиевлар да килгән иде.

Беренчеләрдән булып җырчы язучыны яшьтәше Разил Вәлиев котлады: “Дөресен әйтим, башта шикләнеп карадым, “Хәзер кем генә китап язмый инде, пенсиягә чыккач бөтен кеше китап яза, дим, Ренат та картая икән”, дим, - дип шаяртып башлады Разил Вәлиев. - Укып чыктым – татарның бөтен мәдәнияте, бөтен тарихы шушы китапка сыйган. Китап бер караганда - аның үзе турында, бер караганда - бөтен татар дөньясы турында. Бу үзенә күрә бер энциклопедия”.

Әлеге китап күренекле җырчының беренче иҗат җимеше булса да, аның моннан кырык ел элек үк яза башлаганын язучы һәм журналист Вакыйф Нуриев искә төшерде: “Ренат Ибраһимов үз укытучысы турында мәкалә язып, “Яшь ленинчы” газетасына китергән иде. Чын новелла-хикәя иде ул – сокланып укыдык. Ул шул вакытта ук - кырык ел элек үк чын язучылык таланты күрсәтте”, - диде язучы.

“Димәк, “кара көнгә” китап язып та акча эшли алам икән әле, - дип шаяртты җырчы җавап итеп. – Алучылар булса...”

“Җитмеш яшьлегемә китап язу уе белән берничә язучыга мөрәҗәгать итеп карадым. Берәү башлап та караган иде. Әмма эш озаккарак китте, вакыт бара, ә китап юк, шуңа үзем язарга утырдым. Яза башладым, бер хикәя, ике... Җыеп әйткәндә, ике ел язылды”, - диде автор.

Китап өч бүлектән тора, 2000 тираж белән басылып чыккан. “Бу әле сигнал экземпляр дияргә мөмкин”, - диде Ренат Ибраһимов һәм юбилеена китапның затлы итеп басылган бүләк варианты әзерләнәчәген әйтте. Шунысы да игътибарга лаек – китапның тулы аудио варианты да булачак. Аның беренче өлеше әзер һәм ул инде сатуда. Анда автор дүрт сәгатьтән артык әсәрләрен укый, кечкенә хикәяләр җырлары белән үрелеп бара. Китапның тулы аудио вариантына йөзләп җыр кертеләчәк.

“Китапның дәвамы булыр”, - дип вәгъдә итә автор.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100