news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшь иҗат әһелләре белән әдәбият галимнәре Сарманда Аяз Гыйләҗевны искә алды

Күренекле язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗевның әти-әниләре Сарман төбәгеннән.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Татарстан район-шәһәрләре укучылары, мөгаллимнәр, яшь иҗат әһелләре, әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Әнвәр Шәрипов, Миләүшә Хәбетдинова, Дания Сибгатуллина, шагыйрә Рәзинә Мөхияр Сарман районы Җәлил бистәсендә Аяз Гыйләҗевка багышланган форумга җыелды. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

"Күренекле язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗевның нәсел-нәсәбе, әти-әниләре Сарман төбәгеннән. Ул үзе дә биредә туып үскән, укыган. Шуңа күрә дә якташлары аны һәрчак истә тота, олылый. Әдипнең тууына 90 ел тулу уңае белән 27 февральдә Сарман районы Җәлил бистәсендәге 2 нче номерлы урта мәктәптә Аяз Гыйләҗевка багышланган форум үткәрелде. Әдипнең хатыны, Сарман кызы Нәкыя ханым Гыйләҗева катнашу, эмоциональ чыгышлар ясавы форумны аеруча истәлекле итте", диелгән әлеге хәбәрдә.

Республика күләмендәге  чарада доклад-чыгышлар, мастер-класслар, укучыларның рәсем күргәзмәләре, спектакльләрдән өзекләр күрсәтү булган.

Чарада  хакимият, җәмәгатьчелек, сәнгать вәкилләре дә катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100